Сәламәтлек
26 апрель 2022, 05:00

“Иммунизация – иң нәтиҗәле ысул”, ди табиб

Әле атналык бара – прививкалар турында онытмагыз!

“Иммунизация – иң нәтиҗәле ысул”, ди табиб“Иммунизация – иң нәтиҗәле ысул”, ди табиб
“Иммунизация – иң нәтиҗәле ысул”, ди табиб

     Башкортстанда 25 апрельдән 30 апрельга  кадәр организмның  йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын тәэмин итү буенча Европа атналыгы үтә.

  Атналык барлык  Европа илләрендә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы инициативасы белән оештырылган.

Русиядә  бу киң масштабтагы акция 2006 елдан бирле үтә. Максаты – җәмәгатьчелеккә  авыруларны кисәтү буенча  прививкалар ясатуның мөһимлеген  аңлатып, аларның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Башкортстан Республикасы Роспотребнадзоры идарәсе белдерүенчә, бүгенге көнгә  республикада һәм Уфада  йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан вакцинацияләү нәтиҗәсендә  авырулар килеп чыгу йөзләрчә тапкырга кимеде. Шул сәбәпле, полиомиелет, дифтерия авырулары теркәлгәне  юк, ә столбняк ( тартышу авыруы), коклюш  (бума ютәл), эпидемик паротит, кызылча, кызамык кебек авырулар белән чирләүчеләр хәзер  бик сирәк теркәлә.

“Иммунизацияләү  йогышлы авыруларга каршы көрәштә  иң нәтиҗәле ысул”, - ди республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

 Атналыкта  Уфа халкы прививка ясату өчен үзләре яшәгән  төбәк медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать  итә ала. Прививкалар 5-6 компоненттан торган заманча  берләштерелгән вакциналар белән ясала. Яки  берничә йогышлы авырулардан берьюлы прививка ясатырга була дигән сүз.

 

Прививкалар ясатып үзегезне ћєм якыннарыгызны йогышлы авырулардан саклагыз! Сәламәтлекне  саклау үз кулыбызда икәнлеген онытмагыз!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас