Сәламәтлек
25 апрель 2022, 00:57

Дәваханәләргә җиһазлар урнаштыру дәвам итә

Мәсәгуть үзәк район дәваханәсе яңа маммограф "Mammo-4MT-Plus" алды.

Дәваханәләргә җиһазлар урнаштыру дәвам итәДәваханәләргә җиһазлар урнаштыру дәвам итә
Дәваханәләргә җиһазлар урнаштыру дәвам итә

"Сәламәтлек" милли проектының "Беренчел медицинаны модернизацияләү" программасын тормышка ашыру кысаларында Мәсәгуть районы дәваханәсенә яңа медицина җиһазы кайтарылды.Ул үзәк дәваханә поликлиникасының рентген бүлмәсенә урнаштырылды.

Күкрәк яман шеше онкологик авырулар арасында алдынгы урынны били, шуңа күрә бу мәкерле авыруны диагностикалау мөһим. Югары технологияле маммография җиһазы ракны төгәл диагностикалау һәм иртә ачыклау өчен бик кирәк. Бу төр диагностика ярдәмендә күкрәктә төрле шеш барлыкка килүе төгәл ачыклана.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас