

Май-июнь айларында талпан энцефалиты белән зарарлану куркынычы көчәя. Чөнки көннәр җылыну, ямьләнү белән күпләр табигатькә ашыга. Кемдер дачага юллана, кайберәүләрнең күңеле урманга тартыла. Менә шунда талпан эләктереп кайту куркынычы арта да инде.
Бу куркыныч бөҗәк кеше тәненең сакланмаган, кием белән капланмаган урынына утыра. Талпаннан саклану өчен репелент кулланырга киңәш ителә. Шунлыктан, табигатькә чыгар алдыннан дөрес итеп киенергә, ә урманнан, ялан-кырлардан кайткач, тәнне яхшылап тикшерергә, киемне кагарга кирәк. Шушы гади генә саклану чаралары сезне һәм балаларызны, якыннарыгызны талпан энцефалиты кебек каты авырудан саклап калырга ярдәм итәр.
Әгәр тәнегезгә талпан утыруын күрсәгез, аны ашыгыч рәвештә саклык белән генә алу чарасын күрергә, травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәннән алынган талпанны ташламаска, капкач белән ябыла торган савытка салып, тәүлек эчендә Уфаның Шафиев урамы, 7 адресы буенча “Башкортстан Республикасы эпидемиология һәм гигиена үзәге”нә алып килергә кирәк.
Телефоннары: 8 (347) 287-85-23, 8-927-236-32-61, 8 (347) 287-85-24, 8-927-236-07-25. Учреждение дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-16.00 сәгать аралыгында эшли. 13.00-13.30 – тәнәфес.
Башка мөрәҗәгать итү учреждениеләре:
Уфа, К. Маркс урамы, 69.
Телефоны: 8 (347) 269-69-69.
Республиканың башка шәһәрләрендә дә шундый ук үзәкләр эшли:
БӨРЕ шәһәре
Калинин урамы, 18.
Телефоны: 8 (34784) 3-47-87, 3-47-89.
СТӘРЛЕТАМАК шәһәре
Революционная урамы, 2А
Телефоны: 8 (3473) 30-13-34.
НЕФТЕКАМА шәһәре
Социалистическая урамы, 10
Телефоны: 8 (34783) 4-43-15, 8-917-370-24-44.
ТУЙМАЗЫ шәһәре
Адресы: Морозов урамы, 1
Телефон: 8 (34782) 7-25-96.
Алиса Мамаева,
Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы.