Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 апрель 2022, 15:43

Картаюны акрынайтып буламы?

Еллар үтү  белән  яшәрмибез шул...

Pinterest
Фото:Pinterest

Билгеле диетолог Лорен Манакер  50 яшьтән узганнарга картаюны акрынайту ысулларын атаган.  

  1. Рационга коллаген пептидларын кертү. Шулай иткәндә тән тиресе озак яшь булып сакланачак. Иң нәтиҗәле чараларның берсе – крем куллану яисә төймәләр эчү. Бу ысул шунлыктан да булыша: яшь олыгаю белән организм үзендәге коллагенны акрынлап югалта башлый.
  2. Составында терекөмеш аз булган балык күп ашау. Майлы балыклар ашау яшь олыгаю белән барлыкка килүче чирләр ихтималын киметә һәм йөрәк сәламәтлеген яхшырта. Бу – күптән дәлилләнгән факт. Балык составындагы омега-3 майлы кислоталар моңа сәбәпче. Майлы балыклар Альцгеймер авыруыннан, яман шештән дә саклый, ми эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
  3. Күпләп яшелчә-җимешләр ашарга. Бу хатын-кызлар күзәнәкләренең сәламәт картаюына юл куячак. Шуңа смузи яисә яшелчәләр белән капкалап алу файдалы.
  4. Тәмәке тартудан баш тарту. Әлбәттә, тәмәке тартканнарның тән тиресе тизрәк картая. Биттә җыерчыклар да иртәрәк пәйда була. Никотин тире күзәнәкләренә кан йөрүгә дә начар тәэсир итә.

Чыганак: ferra.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: