

Роспотребнадзор биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 13 апреленә кадәр республикада 38 кеше тычкан чире, ягъни геморрагик лихорадка авыруы эләктерергә өлгергән.
Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 10 очракка күбрәк. “Җитештерү шартларында зарарланулар теркәлмәгән,- ди белгечләр. - Төркемләп чирләү һәм үлем очраклары да юк”.
Санитар табиблар белдерүенчә, тычкан чире ел әйләнәсенә хәвеф белән яный, ә язын һәм көзен ул көчәя төшә. Чирнең бигрәк тә бакча мизгеле ачылганнан соң артуы күзәтелә.
Фото: grizun-off.ru