Сәламәтлек
13 апрель 2022, 09:02

Йөгерү буын чиренә китерәме?

Мәсәлән, тезләр һ.б. буыннар, нигездә, артык зур көч төшүдән зыян күрә.

Йөгерү буын чиренә китерәме?Йөгерү буын чиренә китерәме?
Йөгерү буын чиренә китерәме?

Киресенчә, теләсә нинди физик активлык буыннарның нормаль эшчәнлеге өчен бик кирәк. Ләкин сүз, әлбәттә, чамалы көчергәнеш турында бара, шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнгән вакытта кайсыбер кагыйдәләр хакында онытырга ярамый.

   Мәсәлән, тезләр һ.б. буыннар, нигездә, артык зур көч төшүдән зыян күрә. Ә бу – уңайсыз аяк киемендә яки каты җирлек өстендә йөгергәндә, йөгерүнең  дөрес техникасын үтәмәгәндә барлыкка килә. Белгечләр әйтүенчә, даими йөгерүчеләр арасында буыннар чирләре белән интегүчеләр, йөгермәүчеләр белән чагыштырганда, бер дә артык түгел. Шулай да, әгәр сез йөгерүне зыянлы дип саныйсыз икән, скандинав йөрүе белән шөгыльләнегез. Анда шулкадәр ук күләмдә энергия бүлү таләп ителә, ә көчергәнеш азрак кирәгә.

Фото: zozhnik.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас