

12 апрельдә Сибайдагы “Урал аръягы” клиник-диагностика йогышлы авырулар үзәге беренче пациентларны кабул итте.
Үзәктә тәүлек әйләнәсе эшләүче 40 бокс һәм 10 реанимация боксы бар. Гадәттән тыш хәл килеп туганда госпиталь 230 пациентны кабул итә ала. Барысын да кислородка тоташтыру мөмкинлеге каралган.
Бүген яңа медицина учреждениесендә барлыгы 70 кеше эшли.
Заман таләпләренә тулысынча җавап биргән госпиталь кирәкле корылмалар белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук экспресс-лаборатория, даруханә, диагностика бүлмәләре урнашкан.
Үзәк составында медицина газлары белән тәэмин итү, кислород җитештерү станциясе, автотранспортны дезинфекцияләү, вертолет мәйданы да бар.
Коронавирус пандемиясе тәмамлангач, бу үзәктә башка чирләрне дәвалау буенча ярдәм күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, госпиталь ике атна элек – 26 мартта төзелеп беткән иде.