Сәламәтлек
11 апрель 2022, 05:44

Стресс белән ничек көрәшергә?

Стресс кичерү - нормаль күренеш ул. 

tuapsevesti.rutuapsevesti.ru
Фото:tuapsevesti.ru

Башкортстанда яшәүчеләрнең яртысыннан күбесе (66%)  тормышыбызда даими стресс һәм артык шөбһәләнү булырга тиеш түгел дип исәпли. Бу нәтиҗәләрне hh.ru хезмәте һәм Alter психологлар сайлап алу сервисы үткәргән тикшеренүләрдән ясаганнар. Сораштыруда катнашкан респондентлар стресс белән көрәш чаралары арасында йокы (60%) һәм якыннар белән сөйләшүне (56%) өстен күрә. 35% респондентлар стресс белән көрәштә спорт булыша, ди. 23% кешеләр – кофе, 21% респондентлар – дарулар, 21% – медитация яисә сулыш күнегүләре ярдәм итә дигән ышанычта.  Сораштыруда катнашучыларның 18%  – тәмәке, 16% алкоголь ярдәмендә киеренкелектән котыла. Сирәгрәк очрый торган чаралар арасында – җитәкче белән сөйләшү (6%) һәм психологка мөрәҗәгать итү (3%).

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас