Сәламәтлек
9 апрель 2022, 14:26

ВИЧ йокламый: сак бул!

   “Бүген бар дөньяда 38 миллион чамасы кеше ВИЧ-инфекция белән яши”,- дигән мәгълүматлар бирә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

ВИЧ йокламый: сак бул!ВИЧ йокламый: сак бул!
ВИЧ йокламый: сак бул!

“Бүген бар дөньяда 38 миллион чамасы кеше ВИЧ-инфекция белән яши”,- дигән мәгълүматлар бирә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

   Алып барылган ретровирус терапиясе аркасында соңгы елларда СПИД, үлемечле чирләр исемлегеннән төшеп, хроник авырулар исемлегендә урын алды. Шулай да теләсә нинди инфекция эләгү дә мондый чирлеләр өчен зур хәвеф тудыра. Соңгы тикшерүләр шуны күрсәтә: алар йөрәк-кан тамырлары чирләренә аеруча бирешүчән булалар икән.

   СПИДка ия пациентларда атеросклероз барлыкка килү хәвефе арта бара, ди белгечләр. Ир-егетләргә исә аеруча сакланырга кирәк.

   ВИЧ авырулыларда деменция барлыкка килү хәвефе дә, бу чир белән чирләмәүчеләргә караганда, 58 процентка артыграк һәм ул аларда 10-11 елга иртәрәк башлана ди табиблар.

Фото: https://www.hiv.ee/

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас