

Табигатьтә үсемлекләр күпләп чәчәк аткан вакытта кемдәдер тын алу авырлашырга, тирегә бетчәләр чыгу һ.б. билгеләр чагылса, мәсәлән. Ләкин аллергиягә каршы дару эчеп кенә тынычланырга ярамый, ди белгечләр. Чөнки кайвакыт кан белән бәйле һәм эчке органнар яман шеш авырулары үзен әнә шулай сиздерергә мөмкин икән.
Моны табиблар организмның яман шеш күзәнәкләренә каршы торырга тырышып, шулай реакция белдертергә тырышуы белән бәйләп аңлата.
Аллергиянекенә охшаш билгеләр яман шеш үзен белдергәнче шактый алдан башланырга мөмкин. Шулай ук лаборатор анализлар да үзгәрешләр күренүен дәлилли. Шуңа да онколог-табиблар һәркемгә үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм, аллергия билгеләре сизелсә, табибларга күренергә киңәш итә.
Фото: allergostop74.ru