

Әлеге чир турында ишетмәгән кеше бармы икән?
Статистика мәгълүматларына күз салсак, 2020 елда дөньяда 15-49 яшьләрдәге 82,4 миллион кешегә гонорея диагнозы куелган. Ә бит чирләүчеләр саны кимергә охшамый кебек. Шулай да, бу чирдән саклану чаралары бар.
“Кызганычка каршы, соңгы елларда гонореянең микробларга каршы торучанлыгы бик тиз үсә бара, ә бу инде чирне дәвалау өчен вариантлар кимегәннән-кими дигән сүз”,- дип зур борчуга сала табиблар. Эш шунда, гонореянең препаратларга бирешмәүчәнлеге бу чирнең тиз таралуына китерә. Ә бит бу проблема халыкның аз керемле, хәерче катламына гына кагылып калмый, шул ук вакытта югары керем дәрәҗәсенә ия булучыларга да кагыла.
Нәрсә ул гонорея һәм бу чиргә нәрсә илтә? Аны дәвалау катлаулы һәм озайлы вакыт дәвам итәме, әллә... Әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итүен сорап без бүген “Сихәт”кә кунакка югары категорияле табиб-дерматовенеролог, 1нче санлы Республика тире-венерология диспансерының 1 категорияле табиб-неврологы, шундагы медицина искәртүе кабинеты табиб-методисты, җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклауны оештыру белгечлеге буенча 1 категорияле табиб Марат Мансур улы Хәйдаровка мөрәҗәгать иттек.
-Марат Мансурович, гонорея нинди чир ул?
-Гонорея дип аталган чирне онытучылар һәм аны белмәүчеләр соңгы чорда күбәйде әле. Ул – җенси юл аша йогучы чирләрнең берсе. Халыкта бу чирне икенче исеме – триппер дип тә атап йөртәләр. Чирнең исемнәре аның күренешеннән чыгып билгеләнгән: грек теленнән "гоно" өлеше – орлык сыекчасы төшенчәсен, "рея" исә агу мәгънәсен аңлата. "Триппер" сүзе исә немец, ягъни алман телендәге triрреn сүзеннән алынган һәм “таму” дигәнне аңлата. Чыннан да, әгәр дә җенси әгъза юллары гонорея микробы белән зарарланса, алардан орлык сыекчасына охшаган сыекча тамып яисә агып чыгып тора.
-Гонореягә китерүче сәбәпләрне атап үтегез әле?
-Гонореянең сәбәпчесе – гонококк дип аталган микроб. Ул серкәгә әйләнеп яшеренеп яткан микроб затларыннан түгел, эрен микробы таралган кебек, кагылып киткәннән генә дә йога һәм шулай таралып, исән кала.
Гонорея микробы япма тукыма-эпителийда үрчергә ярата. Ялкынсыну тирәнәя төшсә, тоташтыргыч тукыманы да зарарлый. Кан аша таралу сәләте дә бар. Тарала төшсә, йөрәкне, буыннарны ялкынсындыра, хәтта баш миенә дә зарар китерүе мөмкин.
Лейкоцитлар бу дошманны үз эченә алып "йотып" карый, ләкин аларны таркатып эшкәртә алмыйлар, шулай итеп гонококк исән кала. Җенси юл аша, гонорея белән бер үк вакытта, башка чирләр дә еш йога. Инде бер күзәнәкле зат - трихомонада да йокса, эш харап! Трихомонада гонококкны "йотып", үз эченә “ашаган” кебек ала да, ул да эшкәртә алмый. Гонококкларны үтереп бетерү өчен бирелгән антибиотиклар трихомонада эченә үтеп кермәгәч, аның "корсагындагы" гонококклар исән кала. Димәк, кешене бер үк вакытта трихомониаз дип аталган чирдән дә дәваламыйча торып, гонококкны бетереп булмаячак дигән сүз бу.
Гонококклар сабынлы суда тиз һәләк була, ул шулай ук коры урында да озак тора алмый. Инде бер үк антибиотик белән ешрак дәвалый торгач, гонококкларның аңа карата чыныгуы да билгеле. Бу очракта инде табибларга башка төрле антибиотик сайлап алып, шуны кулланырга туры килә.
Әгәр ир-атка бу чир йога калса, ул тиз үк вакыт эчендә үзенә игътибар итәргә мәҗбүр итә: чөнки бәвелне тышка чыгару юлыннан эрен бүленеп чыкканы күренә, я бәвел агып чыккан вакытта сидек юллары авырта. Мондый хәл чирле хатын-кызда да була, әмма ул моны күрә алмый әле. Кече йомышны йомышлаган вакытта да авырту булмавы мөмкин. Бу инде хатын-кызларның бәвел бүлеп чыгару юлы кыскарак булганлыктан шулай була.
Чир озаккарак сузылган саен, ялкынсыну да киңәя бара һәм тирәнрәктәге биологик тукымаларга зарар килә. Хатын-кызның авырга уза алмау сәбәпләренең берсе – гонорея аркасында. Шуңа күрә дә, әгәр гонорея йога калса, моны алданрак белүең мөһим. Хатын-кызларны, гадәттә, еш тикшереп торалар. "Мазок" алып, анализ ясау әнә шул гонорея булу-булмавын белү өчен дә бит инде. Лайлалы тышчага таякчык белән кагылалар да, шул таякчык ярдәме белән пыяла өстенә мазок ясыйлар. Менә шул пыяланы микроскоп аша карагач, гонококкларны күреп танырга була. Алар табылса, шунда ук антибиотик кулланып, кешене бу чирдән дәвалый башлыйлар. Дәвалау берничә көнгә сузыла.
-Гонореяне дәвалау җиңел түгелдер?
-Беренче күренеп беленгәндә дәвалавы җиңел төсле булып күренсә дә, медиклар бу эшкә бик җитди тотына. Һәм менә ни өчен. Гонокклар, гадәттә, җенси бәйләнештән тыш та йога ала. Мәсәлән, юыну яисә гигиена әйберләре аша, кием аша да йогуы мөмкин. Бу чир бер үк кешедә бер агъзадан икенче агзага да йога. Гонококк үрчердәй урыннар күп, алар сидек һәм җенси юллардан башка шулай ук күзгә, тамакка, туры эчәккә һәм башка әгъзаларга да күчә ала. Әйтүебезчә, гонокктан килеп чыккан ялкынсыну аркасында буын-сөякләргә, йөрәккә, баш миенә һәм башка күп әгъзаларга зарар килергә мөмкин. Һәр чир турында, мөгаен, аерым сөйләп китәсе юктыр, һәм бу кирәкми дә. Әмма барыбызга да шуны белү кирәк: гонореядан сепсис та, перитонит та башлануы мөмкин. Соңгысында реанимация ярдәме генә түгел, хәтта хирургия ярдәме дә кирәк булуы мөмкин. Гәзит укучылар хәзер аңлагандыр инде, табибларның гонореядән ни өчен тизрәк дәвалый башларга тырышуларын.
-“Бер укол эшләтеп кенә гонореядән котылдым”дигән кешеләр дә бар икән. Моңа ышанырга буламы?
-Вакытында (иртәрәк) врачка күренеп, диагноз билгеләнеп, кул астында кирәк дару булганда, тиз арада бу чирдән котыла алган кешеләр бар. Әйдә, без аларны шартлы рәвештә бәхетле дип әйтик. Ә, гомумән алганда, чирдән тиз котылу өчен башка шартлар дә кирәк. Мәсәлән:
- организмның иммунитеты ныклы булу мөһим. Ә бу исә кешенең алдан бик үк йончымаганлыгы, йокысының даими туйганлыгы, башка чирләргә ия булмаганлыгы белән бәйле;
- гоноккларны гына бетерә торган аерым антибиотиклар юк. Ә барыбыз да яхшы белә: һәр антибиотик аерып-карап тормый микробның файдасызын да, файдалы дип исәпләнгәнен дә рәттән юк итә. Димәк, авыру кешенең организмы бу даруның тискәре йогынтыларына да түзәргә тиеш була.
- гонореядан бер котылып та, җенси партнёрдан аны яңадан йоктырып була. Шулай булмасын өчен табиб, җенси партнёрны да тикшереп, дәваларга кирәклекне аңлатырга тиеш. Моннан тыш, ул кайчак якын мөнәсәбәттә булган гаилә агзаларына да тикшерелергә киңәш итәчәк.
Вакытында чарасы күрелмәгәндә, мәсәлән, гонореяле анадан туган балада булган коньюнктивит хәтта аның күзен сукырайтуы ихтимал. Бала тудыру йортында ук, анадан ялгыш гонорея йокмасын өчен, сабый күзенә дару тамызалар.
Йомгаклап әйткәндә, гонореядән котылу өчен, врач тарафыннан да, пациент тарафыннан да бик-бик игътибарлы булу кирәк.
Шулай да, гонореяне барлыкка китерүгә төп сәбәпче булып, нигездә, җенси бәйләнеш тора. Белүебезчә, һәр халыкта борын-борын заманнардан ук җенси тәрбия темасы зур урын алып тора. Күпләр моны, бәлки, бу гамәл – гаиләләр җимерелмәсен, балаларга яхшы тәрбия бирү өчен генә каралган дип уйлыйдыр. Бу шулай, әмма алай гына да түгел! Әгәр дә мәгәр, кешелек популяциясендә җенси мөнәсәбәтләр тәртиптә булмаса, гонорея кебек хәвефле авырулар да шиксез күбрәк булыр иде бит. Гонорея еш күзәтелгән популяциядә баласызлык, сукыраю һәм башка төрле йогышлы һәм хәвефле чирләр ешрак була. Тора-бара мондый кабилә-нәселнең бетүгә дучар булуы көн кебек ачык. Һәм кеше эволюциясе тарихында мондый мисаллар күп. Тәртип, югары мәдәниятлелек, югары әхлаклылык вә саламәт тормыш алып бару гына саклап тота кешелек дөньясын дип уйлыйм мин.
-Бүген күп яшьләребез ирекле мөнәсәбәтләр яклы, алар хәтта гаилә корырга ашыгып бармыйлар. Сезнең моңа карашыгыз нинди?
-Ирекле җенси бәйләнешләр белән яшәүдә кеше үзен вакытлыча гына бәхетле тойган кебек тоела миңа. Аннан, өйләнешмичә генә бергә яшәү бар халыкларда да электән үк бозыклык, пычраклык белән ассоцияләнә. Саф мәхәббәт бит ул секс кына түгел, ә мәңге үзара дус булып, бергә балалар тәрбияләү дә әле. Моның өчен акыллылык һәм җаваплылыкка ия булу да кирәк.
-Бүген “ирекле мәхәббәт” яклылар саны арта баруга ничек карыйсыз?
-Дуслык секска гына кайтып калса, гафү итегез, бу бит мал хөкеме генә булып чыга түгелме? Киңкүләм мәгълүмат чараларының сирәк-мирәк, "заниматься любовью" дип, шуны мәхәббәт сыман тәкъдим итүгә аптырап карыйм: минемчә, бу – бозыклыкка үгетләү. Җенси, я сексуаль мөнәсәбәтләр кешелек һәм хайваннар тормышыннан аерылгысыз, әлбәттә. Сексуаль бәйләнештә булу теләге ул эмоциональ халәтнең бер төре генә. Кайсыбер хис-тойгыларны күрсәтмичә, алар белән җитәкчелек итеп яшибез. Омтылу хисләре шашып киткәндә дә, бер-береңә булган якынлыктан чир йоктыру – бу инде биология да, физиология дә була алмый, эволюциянең тискәре ягы – инволюция гына була.
-Гонореядән презерватив саклыймы дип сораучылар булырга мөмкин.
- Саклый, әмма 100 процент гарантия бирми. Әгъзаларны сабынлы су, махсус эремәләр белән эшкәртү чаралары бар, аларны якынлык кылгач беренче ике сәгать эчендә куллану тәкъдим ителә. Кайбер эремәләрне даруханәләрдә әзер, әмма куе килеш саталар. Җенси әгъзаларны юдыруда 0,05% һәм 0,2 %лы гибитан тәкъдим ителә. Цидипол эремә рәвешендә сатыла. Мирамистинның эремәсе – 0,1 %, бетадинның – 5%. Партнёрыңның чирле икәнлеге беленсә, дару кулланып, гонореяне алдан кисәтү чаралары да бар, мондый эштә сезнең өчен табиб кына киңәшче булырга тиеш.
-Җенси юл белән таралучы чирләр шактый. Алар нәрсәсе белән куркыныч?
-Чынлап та күп. Аларның барсы да кеше сәламәтлеге өчен хәвеф белән яный. Сексуаль тормышка өстенлек биргәннәр чир генә таратып калмый. Аерылышулар да шуннан килеп чыга, ятим балалар да, баласызлык та шулардан булуы мөмкин. Сәламәт сексуаль тормышның нигезенә акыл, белем, шулай ук балаларны тәрбияләп үстерерлек, гаиләне тәэмин итәрлек һөнәргә ия булу да кирәк. Бергәләп яшәү, матур тормыш алып бару өчен якын арада гаилә өчен фатир да кирәк булачак. Бер-береңә яраклашып, бер-береңнең өстенлекләрен аңлап һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшеңә даими ярдәм күрсәтеп, аңа таянып гомер итү өчен бик күп уңай сыйфатларга ия булу кирәк адәм баласына.
-Гаилә корырга әзерлекле булу өчен мәктәптә эш алып барылырга тиешме? Бу хакта ничек уйлыйсыз?
-Үкенечкә каршы, мәктәпләрдә укучыларга ирләр һәм хатын-кызлар физиологиясен аз өйрәтәләр. Партнерларның бер-береннән арулары, үзара аңлашмаучанлыклар да әнә шуннан килеп чыга. Хатын-ир мөнәсәбәтләренә белем дәрәҗәсе, милли һәм дини гадәтләр зур йогынты ясый. Сексуаль культура да китапта язылганча гына була алмый, әлбәттә, чөнки төрле милләтләрдә төрлелек һәм аермалыклар шактый.
Безгә күп пациентлар белән аралашырга туры килә. Гади нәрсәләрне белмәүчеләр күп әле. Мәсәлән, хатын-кызларның женси теләге ай эчендә табигый хәлдә дулкынланып торучан. Хатын-кыз беркайчан да баласын ташламый, кияүгә дә аерылышу өчен чыкмый ул. Ире белән яшәп булмаганга, күбрәк очракта балага ирдән зарар килгәнлектән, аерылышырга мәҗбүр була. Бу физиологиягә буйсынучы халәтләрне ир-атлар да, хатын-кызлар да тирәннән белсен иде, чөнки синтезланган гормоннар тәэсире бергә яшәү тәртибенә тәэсир итми калмый.
Кызганычка каршы, күп кенә очракта аракы һәм башка исерткеч матдәләр харап итә кешене. Эчеп алгач, егетләр дә, кызлар да матуррак күренә, бөтен венерик чирләрнең куркынычлылыгы кими, хәтта ки табигый ис сизү сәләте дә югала. Менә шуны онытмасын иде яшьләребез! Шуның өчен эчкечелеккә каршы көрәш ул бер үк вакытта венерик чирләр профилактикасының аерылгысыз бер өлеше булып тора.
-Марат Мансурович, гәзит укучыларыгызга нинди теләкләрегез бар?
-Кешенең табигый хис-тойгыларын хөрмәт иткәнгә күрә, дерматовенерологлар беркемгә дә кырын күз белән карамый, алар бер чирлене дә җаваплылыкка тарттырмый. Табиблар, нинди чир булса да, һәр авыру кешегә ярдәм итәргә тырыша. Шуның өчен гонореяме, яисә башка бер чир йоккан төсле булса, үз белдегегез белән дәваланырга тырышмагыз. Чир билгеләрен сизеп алу белән дәваханәләргә, табибка килегез: барыгызны да кирәгенчә тикшерерләр, карарлар, әгәр дә инде ниндидер чир тапсалар, һичшиксез, сезнең өчен файдалы булган дәвалау курсын билгеләрләр.