

Тән тиребез сәламәт һәм матур булуы турында кем генә хыялланмый икән?
Адәм баласының тән тиресе рәхәтләнеп сәламәтләнгән һәм яратып ял иткән урыннар – аллергеннар иң аз булган урыннар, дип белдерә табиблар. Ни өчен дигәндә, аллергеннар – бар организмның көчен алучы, кайсыбер химик кушылмаларга реакция бирү аркасында күп төрле чирләр китереп чыгаручы (шешенү, ютәл, төчкерү һ.б.) чит-ят матдәләр.
Аллергеннар иң аз булган урыннар, әлбәттә, диңгез буйлары һәм таулар (1200 метрдан артык биеклектә).
Фото: moscow-airports.com