

Ел саен 7 апрель, Сәламәтлек Саклау оешмасына нигез салынган көн булара, Бөтендөнья Сәламәтлек көне итеп билгеләп үтелә.
Борыннан борыннан халык телендә “Саулык –зур байлык” дигән гыйбарә юкка гына сакланып килмәгән. Кешенең физик һәм мораль торышы саулыгына бәйле икәнлеген беркем дә кире какмас.
Сәламәтлек көне кысаларында физик һәм психик яктан сәламәтлекне саклау буенча берничә киңәш бирәсем килә.
Беренчедән, ЙОКЫ. Аның файдалы икәнлеген һәркем аңлый торгандыр. Олы кеше тәүлегенә кимендә 7-8 , ә яшүсмерләр һәм балалар 9-13 сәгать йокларга тиеш.
Икенчедән, ДӨРЕС ТУКЛАНУ. Үзвакытында,балансланган ризыклар белән тукланырга.Бу сәламәтлекне саклауның физик һәм психик юнәлеше.
СЫЕКЛЫК куллану режимына килгәндә исә каты чәй һәм кофе эчүгә караганда күбрәк чиста су эчәргә тырышырга кирәк. Алкоголне куллануны чикләргә тәкдим ителә.
КӨН РЕЖИМЫН саклагыз.
Ешрак ХӘРӘКӘТЛӘНҮНЕҢ шулай ук сәламәтлеккә уңай йогынтысы зур булуын онытмагыз.Иртә белән паркта йөгерү мәҗбүри түгел, көн саен үз көеңә генә 30 минут прогулкада йөрү дә файдалы. Шулай ук аралашу да кирәк.
ТУГАН-ТУМАЧА, ЯКЫН КЕШЕЛӘРЕГЕЗ белән аралашырга тырышыгыз.
ҮЗЕГЕЗГӘ ЯКЫН ХОББИне табып, җырлагыз,биегез, йөзегез,бәйләм белән шөгыльләнегез.
ҮЗ СӘЛӘМӘТЛЕГЕҢНЕ КАЙГЫРТУ максатыннан врачка ешрак күренергә тырышыгыз.
Нәкь менә Сәламәтлек Саклау Оешмасының киңәшләре, даими медицина тикшерүләре үтү, физик активлык һәм тиешенчә йоклау озак һәм сәламәт яшәргә ярдәм итә дә инде
Кыскасы, сәламәтлегегезгә битараф булмагыз һәм аны саклау үз кулыгызда икәнлеген онытмагыз!
СӘЛАМӘТ БУЛЫГЫЗ!
Алиса Мамаева,
Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы.