Сәламәтлек
5 апрель 2022, 15:47

Югары кан басымын даруларсыз төшереп буламы?

3dkit.ru3dkit.ru
Фото:3dkit.ru

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының  гомум табиб практикасының штаттан тыш баш белгече  Роман Горенков кан басымын даруларсыз төшерүнең ысулын атады.

Горенков  белдерүенчә, кан басымы күтәрелүгә аз хәрәкәтле  тормыш рәвеше сәбәпче булырга ммкин. Мәсәлән, телевизор яисә компьютер алдында озаклап утыру, стресс халәте дә моңа йогынты ясый.

Кан басымы төшүенә физик активлык булышырга мөмкин, әмма монда чама хисен белү кирәк, ару-талчыгу бер дә файдага түгел, дип ассызыклый табиб.

“Урта яшьтәге кеше көненә 10 меңнән дә кимрәк булмаган адым (~8,5 километрга тигез)   үтә икән, бу бик яхшы. Мондый активлык артериаль кан басымы төшүенә йогынты ясаячак”, – дип сөйли Горенков.

Кан басымы акрынлап төшүгә азрак калорияле ризык ашап та ирешеп була, дип дәвам итә эксперт. Азрак  ашау нәтиҗәсендә ябыгу да кан басымы төшүенә китерә.  

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас