

Стресс кеше организмының төрле системалары өчен куркыныч. Шулай итеп, нерв киеренкелегеннән иммунитет зыян күрә. Шулай ук ул йөрәк авыруларына, онкология патологияләренә йогынты ясый. Бөтен авырулар да нервыдан килеп чыга, диләр.
Стрессны кечкенә генә адымнар белән җиңәргә киңәш ителә. Моның өчен тәүдә күп итеп чиста су эчәргә кирәк, чөнки ул метаболизмны нормальләштерергә ярдәм итә. Ә ул безгә стресс кичерешләр чорында бик мөһим. Бераз лимонлы газсыз суны кулланырга була.
Белгечләр шулай ук физик активлыкны куллануны да киңәш итә. Ул баш миен бушату һәм борчулы уйлардан арындыруга йогынты ясый. Күнегүләр белән интенсив шөгыльләнү файдалы булыр.
Тынычлану өчен сулыш системасын кулланырга кирәк. Тирән һәм тигез тын алу мөһим.
Ә менә күп ашаудан баш тартырга кирәк, чөнки бу яхшыга китермәячәк. Өстәвенә, беренче карашка файдалы ризык та зыян китерергә мөмкин.