

Табиб-диетолог Елена Соломатина өч көннән артык сакланган иске кефирның куркынычы турында кисәтте. Баксаң, ашказаны-эчәк тракты авырулары, сөт аксымына аллергия булган кешеләргә һәм машина йөртүчеләргә өч көнлек кефир эчәргә киңәш ителми. Калган очракларда диетолог продуктның срогына игътибар итәргә киңәш итә.
Соломатина сүзләренә караганда, бер көнлек, яшь кефирны хәтта сабыйларга да бирергә мөмкин. Әмма соңрак бактерияләр шикәрне ныграк әчетә, эчемлек серкәгә диярлек әйләнә. Кефирда этанол барлыкка килү сәбәпле, әчкелтемгә әверелә. Шуңа күрә аны гастрит, панкреатит вакытында эчәргә киңәш ителми.