

Табиб-эндокринолог, нутрициолог, диетолог Алексей Калинчев русиялеләрне иртәнге аштан баш тарту хәфеве хакында кисәтә.
Белгеч иртәнге аштан баш тарту яисә ашау арасында зур тәнәфесләр булу ашказаны-эчәк тракты авырулары кискенләшүенә китерә, ди.
“Кешеләр нишләптер гастрит барлыкка килүенә аптырый. Ә бит алар нибары 5-6 ел дәвамында иртәнге аш ашамыйлар, ач килеш кофе эчәләр, тәмәке тарталар һәм моны гадәти хәл кебек кабул итәләр. Гел шулай яшәдек бит, нишләп чирләдек соң” дип хәйран калалар”, – ди Калинчев.
Табиб аңлатуынча, тулысынча сәламәт кешеләр юк, әгәр кеше дәваханәгә йөрми икән, бу аның сәламәт икәнлеген аңлатмый әле. Һәркемдә диярлек балачактан ук хроник гастрит яисә панкреатит авыруы бар. Озак вакыт ашамыйча йөрүчеләр сәламәтлекләрен боза. Бу аларны кайчан да булса гастроэнтерологка яисә терапевтка алып киләчәк...
Чыганак: lenta.ru