Сәламәтлек
28 март 2022, 08:00

Модульле ФАП - Гөлектә

Дүртөйле районының Гөлек авыл халкы үзләрендә ФАП ачылу уңаеннан шатлыклы минутлар кичерде.

Модульле ФАП - ГөлектәМодульле ФАП - Гөлектә
Модульле ФАП - Гөлектә

Авырсак дәваханәгә, белгечкә күренергә кирәклеген һәммәбез яхшы аңлый. Әмма яшәгән урыныбызда медицина ярдәме күрсәтүче булмаса нишләргә соң? Кайбер очракларда тиз арада кичектергесез ярдәм таләп ителүе дә ихтимал. Бу җәһәттән республика буенча авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүне кешеләр көтеп ала. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы нигезендә барлыкка килә алар.

Күптән түгел Дүртөйле районының Гөлек авыл халкы да үзләрендә ФАП ачылу уңаеннан шатлыклы минутлар кичерде. Аларның сөенечләрен уртаклашырга Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Хаматов килгән иде.

Иске Баиш авыл биләмәсе башлыгы Илдус Хамиев сүзләренә караганда,  Гөлек авылында 127 кеше яши,  шул исәптән 11 бала. Өлкән буын вәкилләре 45 кеше тәшкил итә.  Моңа кадәр 5 км ераклыкта урнашкан күрше Иске Баиш авылындагы амбулоториягә бару аеруча өлкәннәр өчен кыенлык тудырган. Хәзер инде үзләрендә фельдшер-акушерлык пункты ачылуы күңеләрен җылыта, тизрәк ярдәм алуга   өмет уята. Фельдшер Нәзифә Сәетгалиева сәламәтлек тармагында 1997 елдан бирле хезмәт куя, тәҗрибәле белгечләрнең берсе.  

ФАПка килгәндә, ул заманча җиһазландырылган, кабул итү, процедура, прививка ясау, карау бүлмәләре, санузел бар. Авыл башында урнашкан, тышкы һәм эчке яктан да матур,  якты бина карашны җәлеп итә. Бирегә чирләп түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, профилактика  өчен килергә язсын дигән теләктә авыл халкы. 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас