

Гел генә ашыйсы килеп тору кешенең көчле стресска дучар яисә гормональ проблемалары булуына ишарәли. Бертуктаусыз ачыгуның шундый сәбәпләрен табиб-гастроэнтеролог Оксана Левина китерә.
Белгеч сүзләре буенча, ачлык тойгысыннан җәфа чиккән русиялеләргә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Левина сүзләре буенча, даими ашыйсы килгән, әмма эмоциональ халәте белән проблемалары булмаганнарга да табибларга баруны кичектерергә кирәкми. Ул очракта иң яхшысы – кандагы инсулин дәрәҗәсен тикшерер өчен эндокринологка мөрәҗәгать итү.
Һәрхәлдә, бу мәсьәләне игътибарсыз калдырырга кирәкми.
Чыганак: lenta.ru