Сәламәтлек
26 март 2022, 16:49

Кан басымың күтәрелсә...

Шушы киңәшләргә колак сал!

Кан басымың күтәрелсә...Кан басымың күтәрелсә...
Кан басымың күтәрелсә...

Кан басымын төшерүче файдалы, тәмле һәм зыянсыз эчемлекне һәркем өй шартларында әзерли ала.

1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан һәм бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз.

Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез. Балан һәм кара миләш баш авыртудан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия. Кан басымы бик нык югары күтәрелсә, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Киңәшләр maydan.tatar сайтыннан алынды.

Фото: pixabay.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас