

Моннан 140 ел элек, нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә.
Туберкулез авыруы Бөтендөнья сәләмәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, һәр елны җир шарында 2 млн. кешенең гомерен өзә.
Йоктыру юллары
Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара.
Авыруның гомум билгеләре
Күбрәк үпкә туберкулезы очрый. Авыруның иң беренче билгесе - температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчәнгә әйләнә. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йокыдан уянганда сизелә. Авыру башланганда каты ютәл сизелә, тора-бара ул көчәя һәм какырык килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы куллану сәбәпле хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруы бик тиз көчәеп китә.
Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлый, үпкәне җимерә һәм бронхлар аша ютәлләгәндә һавага чыга.
Авыруны ничек ачыкларга?
Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин.
Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.
Туберкулезга каршы көрәштә беренче чиратта БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет – ягъни авыруга каршы торучанлык тора. Шуңа күрә әти-әниләр бу прививкадан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнлеген аңласыннар иде. Авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелерәк бит.
Организмның табигый каршы торучанлыгы да булса, туберкулез сезнең өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгельләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту - барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.
Күкрәк читлегенә рентген-флюорография тикшерүе үткәрү -
туберкулёзның башлангыч үзгәрешләрен билгеләү һәм дәвалауны үз вакытында башлау өчен бердәнбер адым.
Иң яхшы саклану - үз вакытында уздырылган вакцинация !
Алиса Мамаева,
Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы.