Сәламәтлек
21 март 2022, 12:57

Медицина чатлары булдырылды

 “Телеграм”дагы медицина чатына теләгән һәркем керә ала. 

Башкортстанда “Телеграм” мессенджерында медицина чатлары төзелде.

Анда медицина ярдәменә кагылышлы сорауларны калдырырга була. Ә медицина оешмасы вәкиле ике сәгать эчендә сезгә җавап бирәчәк. Мәсәлән, чат аша табибка язылырга мөмкин. Шулай ук табибны өйгә чакырту проблемалары, поликлиникалардагы чиратлар, тикшеренү һәм тест үтүгә язылу, норматив документлар буенча белешмә алу сораулары белән мөрәҗәгать итәргә була.

Шунысын аерым билгеләргә кирәк: биредә дәвалау билгеләнми һәм медицина киңәшләре бирелми. Моннан тыш, чатта дару һәм түләүле хезмәтләр хаклары, ашыгыч ярдәм эшчәнлеге, госпитализация мәсьәләләре каралмый.

Әлеге чатлар “ЗдравКонтроль” федеральпроекты кысаларында Башкортстанның һәр медицина округында булдырылган. Алар дүшәмбедән якшәмбегә кадәр иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә тиклем эшли.

Проектның төп бурычы – халыкка медицина ярдәме алуның сыйфатын яхшырту.

Түбәндәге сылтамалар буенча үзегезнең медицина округы чатына керә аласыз:

Дуван медицина округы – https://t.me/+8Nc_asiOCJA5YTEy

Нефтекама медицина округы –  https://t.me/+v8G1YQypTWA5NDFi 

Бөре медицина округы –  https://t.me/+s9E82ULee7oxMjky

Белорет медицина округы –  https://t.me/+gaLTmtcASCMzOWYy

Сибай медицина округы –  https://t.me/+gigpYxqH71llYjli

Күмертау медицина округы –  https://t.me/+mNUcVxEtMhc0NzJi

Октябрьский медицина округы –  https://t.me/+MrE-g_Ue6hIxYTcy

Стәрлетамак медицина округы –  https://t.me/+KLXBfN7adE84ZTcy

Уфа шәһәренең медицина округы –  https://t.me/+zEO2nmm02N8zYzVi

Үзәк медицина округы –  https://t.me/+qsiDHOAZWMk5NjFi

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас