Сәламәтлек
21 март 2022, 16:20

Диспансеризация үтәргә онытмагыз!

Авыруларны алдан кисәтик.

Диспансеризация үтәргә онытмагыз!Диспансеризация үтәргә онытмагыз!
Диспансеризация үтәргә онытмагыз!

Өлкән яшьтәге халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру инвалидлыкны  һәм вакытыннан алда үлем-китемнең төп сәбәбе булган хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау максатыннан үткәрелә.

Бу мөһим чара барышында хәвефнең төп факторлары – артериаль кан басымы, холестерин һәм глюкозаның югары дәрәҗәсе, тәмәке тарту, алкоголь куллану, рациональ булмаган туклану, түбән физик активлык, артык тән авырлыгы яки симерү, шулай ук наркотик һәм психотроп чаралар куллануны ачыкларга мөмкин.

Диспансеризация үтү бушлай, паспорт һәм медицина полисын күрсәтү буенча мәҗбүри медицина страховкасы чаралары исәбенә башкарыла.

Чара 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар өчен 3 елга 1 мәртәбә, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 3 елга бер тапкыр үткәрелә.

Диспансерлаштыру вакытында пациент тикшерүләр комплексы уза. Гәүдә озынлыгын, тән массасы индексын, артериаль кан басымы дәрәҗәсен, кандагы гомум холестеринны һәм глюкозаны билгеләүдән тыш, кешегә түбәндәге тикшерүләр билгелиләр:

- 2 елга бер тапкыр – үпкәләр флюорографиясе;

- 35 яшьтән алып ел саен - ЭКГ-тикшеренү;

- 40 яшьтән - гомум кан анализы һәм күз эчендәге кан басымын үлчәү;

40 яшьтән 75 яшькә кадәрге хатын-кызлар ике елга бер мәртәбә маммография уза. Ул күкрәктә яман шешне иртә стадиядә ачыклау максаты белән үткәрелә.

Кирәк булганда табиб-терапевт башка белгечләр консультацияләрен дә (невролог, оториноларинголог, окулист, уролог һәм башкалар), өстәмә тикшеренүләр (колоноскопия, УЗДГ, ФГС, үпкәләр КТсы һ. б.) билгели.

2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән федераль закон нигезендә, хезмәткәр диспансеризация үткәндә 3 елга бер мәртәбә - 1 көнгә, ә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр ел саен 2 көн эштән азат ителергә хокуклы.

Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас