+28 °С
Болытлы


Республика дәваханәләрендә Covid-19дан дәваланучылар һаман да бихисап әле. Бүгенге көндә стационарларда 144 кеше исәпләнә, шуларның 31е авыр хәлдә. ИВЛда – 3 кеше.
19 395 кеше амбулатор дәвалануда, шулардан 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 5 811 кеше.
19 мартка Covid-19дан 16 үлем очрагы теркәлгән.
Тәүлегенә 17 кеше пневмония белән дәваханәгә эләккән. Шундый ук диагноз белән 97 кеше терелеп чыккан.