

Тикшеренүчеләр 2005 - 2019 елларда психиатрик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән 50 яшьтән өлкәнрәк 30 мең пациентның медицина белешмәләрен анализлаган. Нәтиҗәдә, литий кабул итүчеләрдә деменция чиренең көчәю куркынычы, аны алмаганнарга караганда, түбәнрәк булган.
Нәтиҗәләр литийның деменцияне профилактикалау чарасы булу мөмкинлеген ачкан. Шуңа да аны арытаба сынауларда файдаланулары ихтимал.
Көнбатыш илләрендә деменция өлкән яшьтәгеләрнең төп үлем сәбәбе булып тора. Кызганычка каршы, әле вакытта авыруны дәвалауның профилактик ысуллары юк. Дөньяда барлыгы 55 миллион кеше деменция белән җәфалана. Альцгеймер нейродегенератив авыруларның иң киң таралган формасы булып санала.