Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 март 2022, 14:57

Язын стресстан ничек котылырга?

Гадәти су да булыша, ди. 

nina-blog24.ru
Фото:nina-blog24.ru

Табиб-эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова язгы стресстан котылу чараларын атады. Язын көн озынаю сәбәпле, организм өстәмә нагрузкага дучар була. Ә быел бу факторларга үткәрелгән коронавирус һәм Украинадагы хәлләр турындагы хәбәрләр дә өстәлде.

Белгеч фикеренчә, стресс эмоциональ фонда гына чагылмый, ул физик халәткә дә йогынты ясый, кеше  даими арыганлык тоя. Бу хисне су ярдәмендә киметеп була.  Суны зур йотымнар белән эчкәндә, адренокортикотроплы гормон (АКТГ) блокировкалана, бу гормон  бөер өсте бизләрен кортизол бүлеп чыгарга мәҗбүр итә.

“Эчелгән су – кортизолның артык синтезын блокировкалый. Тагын бер ысул – сулыш гимнастикасы. Кыска итеп һава суларга да аны акрынлап кире сулап чыгарырга кирәк. Бу эмоциональ халәтне җайга салырга булыша. Сулышның өч циклын кулланырга була: 4кә кадәр санагач, эчкә сулыш алабыз, 7гә кадәр санагач – пауза, 8дә – сулап чыгарабыз”, – ди Павлова.

Табиб стрессны җиңүдә физик активлык та булыша, ди. Ул мускуллар эшләгәндә  күзәнәкләрнең митохондрияләре стресс гормоннарын эшкәртә башлый, дип белдерә. Әгәр инде кеше эмоцияләрен контрольдә тота алмый икән, мәсәлән, ул паника һөҗүмнәреннән җәфаланса, аңа медикларга мөрәҗәгать итү кирәк, ди эндокринолог.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: