

Табиб-терапевт Людмила Лапа RT басмасына биргән интервьюсында һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешеләр шактый күп дип белдерде. Атмосфера басымы тайпылышларын русиялеләргә ничек мөмкин кадәр җиңелрәк кичерергә икәнен ул әңгәмәдә сөйли.
Лапа аңлатуынча, метеобәйле кешеләрдә баш авырту, арыганлык, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Ул бу билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска һәм даими рәвештә кан басымын үлчәп торырга киңәш итә. Табиб һава торышы үзгәрешләрен кичерү ысуллары хакында сөйләде.
“Кан басымы түбән булса, шикәрле чәй эчү файдалы булыр. Кан басымы югары булып, баш авырта, йөрәк авыртулары да үзләрен сиздерә башласа, җитдирәк терапиягә күчәргә кирәк. Ул ашыгыч ярдәм дип атала. Аны табиб билгеләгән дәвалауга өстәмә кабул итәләр”, – дип киңәш итә Лапа.
Бу чорда организмны интектереп, чамадан тыш артык спорт белән шөгыльләнү дә кирәкми.
“Һава шартларына тизрәк яраклашыр өчен кан басымы үзгәрешләрен җиңелрәк үткәрергә булышучы махсус препаратлар кабул итәргә була (табиб билгеләмәсе белән)”, – дип сүзен тәмамлый белгеч.
Ә сез бу бәладән җәфаланмыйсызмы, дуслар? Сез түбән яисә югары кан басымы белән ничек көрәшәсез?
Чыганак: lenta.ru