

“Туймазыдагы яңа күп функцияле дәваханә 2 шәһәргә һәм 7 районга хезмәт күрсәтәчәк” – диде Радий Хәбиров яңа инфекция үзәген ачу тантанасында. Русиянеңнең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Туймазыда клиник диагностик йогышлы авыру үзәге ачылу уңаеннан котлау җибәрде. Ул яңа дәваханә ачылуын бик мөһим вакыйга дип ассызыклады.
"Бу пандемия вакытында рекордлы төзелгән өченче хастаханә. Аның ачылышы медицина ярдәменең сыйфатын сизелерлек күтәрергә, яңа проблемаларга әзер булырга мөмкинлек бирәчәк. Без инде ике ел дәвамында covid-19 белән көрәшәбез һәм безнең төбәкләрдә заманча, махсуслаштырылган медицина учреждениеләрен ачуның мөһим икәнлеген яхшы беләбез. Яңа үзәк коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кирәк булган бар нәрсә белән җиһазландырылган. Яңа инфекция үзәгендә 50 бокс бар: аларның 40 ы тәүлек әйләнәсендә, 10 сы реанимация өчен. Кешеләргә уңайсызлык китермичә, 200 караватны өстәмә урнаштыру мөмкинлеге бирелә. Бу мондый медицина учреждениеләрен төзүнең иң югары стандартның мисалы. Моннан тыш, үзәк бүген йогышлы булмаган медицина учреждениеләрен бушатырга һәм барлык төр дәвалау мөмкинлекләрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләре, сез Башкортстан халкы файдасына барысын да эшлисез. Сезгә бик зур рәхмәт һәм яңа дәваханә хезмәткәрләренә үз сәламәтлекләре турында да кайгыртырга һәм вакытында прививкалар үтүне телим”,- диде министр.
Чыганак:glavarb.ru
Фото:glavarb.ru