Сәламәтлек
12 Марта 2022, 05:05

Милли программалар уңышлы эшли

Башкортстанга яңа медицина җиһазлары кайтару дәвам итә.

Милли программалар уңышлы эшлиМилли программалар уңышлы эшли
Милли программалар уңышлы эшли

"Сәламәтлек саклау" милли программасын тормышка ашыру өчен, Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсе амбулаториясенә һәм функциональ диагностика бүлегенә яңа медицина җиһазлары урнаштырылды. Сатып алынган җайланмаларның  бәясе миллион сумга якын иде.

"Хәзерге вакытта безнең дәваханәдә дүрт яңа көчле электрокардиограф пәйда булды, алар функциональ диагностика бүлеге җиһазларын тулыландырачак", -диде дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев.

Кырык импульс оксиметры һәм җитмеш тонометр хастаханәдә һәм Уфа районындагы поликлиника бүлекчәләрендә таратылачак.

Чыганак: Сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас