Сәламәтлек
11 март 2022, 08:56

Бу ризыклар корсакта май үстерә

Яшелчәләр салаты ашап та симерергә мөмкин шул...

cat4you.rucat4you.ru
Фото:cat4you.ru

Диетолог Триста Бест  корсак тирәсендә май үстерүгә сәбәпче ризыкларны атады.

Эксперт фикеренчә, салатларны майонез яисә калорияле соуслар белән болгатсаң, ябыгу турында онытырга кирәк. “Салатлар өчен тәгаенләнгән барлык соуслар да файдалы түгел, күпләр салаттагы калорияләр һәм майлар аркасында үзләре дә сизмәстән артык килограммнар өсти, – дип аңлата ул. – Алар корсакта  майлар җыелуга китерергә һәм ябыгырга комачауларга мөмкин”.

Бест сүзләренчә, ябыгырга теләгәндә сыр да хәвеф тудыра. “Яхшы нәрсә күп булмый дисәләр дә, бу сүзләр нәкъ сырга туры килә”, – ди ул. Күпләр сырны кирәгеннән артык һәм күп күләмдә ашый, ә менә аның туклылыгына, составындагы майларга игътибар итми. Нәтиҗәдә корсак үсә.

Ветчина, колбаса яисә солонина кебек ит ризыкларын күп ашаганда да тиз арада симерергә мөмкин. Триста Бест бу аларның составында тулыландырылган майлар һәм натрий  (консервант  буларак кушылган) белән бәйле.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас