Сәламәтлек
10 Марта 2022, 11:56

Йокы һәм иммунитет

   Безнең организмда йокы һәм иммун системасы арасында ике яклы бәйләнеш яшәп килә.

Йокы һәм иммунитетЙокы һәм иммунитет
Йокы һәм иммунитет

   Безнең организмда йокы һәм иммун системасы арасында ике яклы бәйләнеш яшәп килә. Йокы, мәсәлән, безнең иммунитетта булган бар коралны кулланып, инфекция белән көрәшергә ярдәм итә: йоклаган вакытта чиргә каршы тәнчекләр, саклаучы Т-лимфоцитлар һәм киллер-күзәнәкләр дәрәҗәсен арттыра.

   Әгәр инде чирләсәк, иммун системасы шунда ук постель режимына чакыру һәм вируска каршы күзәнәкләрне активлаштыру өчен йокы системасына тәэсир итә башлый.

   Җитәрлек йокы (7-8 сәгать) табигый киллер-күзәнәкләрне активлаштыра һәм алар яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшә башлый. Бер сүз белән әйткәндә, организмда яман шеш баш калкытмасын өчен иң гади һәм бушлай дару – ул җитәрлек йокы.

   Менә шуңа күрә дә вируслы чирләр чорында без тиешенчә йокларга һәм шуның белән үзебезнең иммун системасына ярдәм итәргә бурычлыбыз.

Фото: rossaprimavera.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас