

Кешеләр, гадәттә, елына 2-3 тапкыр салкын тию белән чирләп ала. Чирләрнең күбесенең билгеләре 3-7 көндә уза һәм артык зур игътибар да, җитди дәвалау да таләп итми.
Ләкин чиргә барыбер дә җиңел карарга ярамый. Беренче чиратта, үзебезнең халәтне контрольдә тоту кирәклеген онытмыйк, чөнки әгәр ОРВИ һәм ОРЗ азып китсә, үпкә ялкынсынуы, яки гайморит, тонзиллит кебек авыр уза торганнары килеп чыгуын көт тә тор.
Бөек Британиянең сәламәтлек саклау хезмәте экспертлары бу уңайдан мондый киңәшләр бирә:
*чирләгәндә күбрәк ял итәргә һәм йокларга, * җылыда булырга, * күбрәк су эчәргә, * тамакны тозлы су белән чайкатырга кирәк.
Менә шушы гади генә киңәшләр дә чиргә азынырга ирек бирмәс, ди алар.
Фото: redcross.ru