

Диетолог-нутрициолог Ева Шишова чипсы һәм газировкадан баш тарту русиялеләрне сәламәтрәк итәчәк, дип белдерде. Ике атнага тәм көчәйткечле ризыклардан баш тарткан кеше үзен яхшырак тоячак һәм арытаба аларны ашамаячак, дигән фикердә ул.
Моннан алда PepsiCo компаниясе Украинадагы вакыйгалар сәбәпле Русиядә үзенең реклама эшчәнлеген һәм эчемлекләр сатуны туктатачагы билгеле булды. Барыбызга да билгеле булган Pepsi, 7Up, Mirinda һәм башка эчемлекләр сатылуы туктап торачак. Әмма компания сөт продуктлары һәм балалар ризыклары җитештерүне туктатмый. Бу карар Русиядәге 20 мең хезмәткәрне эштән азат итмәскә һәм поставкалар челтәренә 40 мең авыл хуҗалыгы эшчәннәрен җәлеп итүдә булышачак.
“Чагу тәмнәрдән, тоздан, тәм көчәйткечләргә бәйлелектән җәфаланучылар, әлбәттә, сәламәтрәк булачак”, – дип исәпли нутрициолог.
Чипсы һәм газировкадан ике атнага баш тарткан кеше үзенең туклану гадәтләрен үзгәртә ала. 2 атнадан соң тәм көчәйткечләреннән тупаслана төшкән тәм рецепторлары элекке халәтенә кайта башлый. “Кеше башка ризыкларның никадәр тәмле икәнен сизәчәк. Гадәт 21 көн эчендә формалаша диләр дә ул, әмма бу очракта газландырылган, тозлы, татлы ризыкларны ашыйсы килмәс өчен 2 атна да җитәчәк”, – ди Шишова.
Моңа кадәр Русиядә АКШның The Coca-Cola Company компаниясе үз эшчәнлеген туктатуы билгеле булды. Алар Coca-Cola, Fanta, Sprite, «Добрый», «Моя семья», Bonaqua эчемлекләре җитештерә иде. Күпләребезгә таныш Procter & Gamble компаниясе дә безнең ил базарыннан китүне хуп күрде. Анда Русия юнәлешендә “база гигиенасы продуктларын” калдырачакбыз дип белдерәләр. Ә менә илдән нинди брендлар китәчәген әлегә әйтмиләр.
Чыганак: lenta.ru