

Америка диетологы Лорен Манакер йөрәк өчен җитди хәвеф тудырган азык-төлекне атаган.
Белгеч сүзләренчә, иң зыянлылары – хот-дог һәм сосискалар. “Алар составындагы натрийны, тулыландырылган майларны һәм консервант рәвешендә кулланылган натрий нитритын исәпкә алганда, хот-доглар – йөрәк сәламәтлеге өчен иң зыянлы ризыкларның берсе”, – дип аңлата ул.
Бу сүзләр башка ит ризыкларына да кагыла. Мәсәлән, ветчина, колбаса, бекон һәм солонина. Алар барысы да йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә тәэсир итә.
Сыер итеннән ясалган сосискалардан күркә яисә тавык итеннән ясалганнары файдасына баш тарту проблеманы хәл итмәячәк, ди диетолог. Чөнки алар составында да зарарлы ингердиентлар күп. Бердәнбер юл – әзер ризык һәм ярымфабрикатларны мөмкин кадәр азрак ашау.
Чыганак: lenta.ru