

Коронавирус белән көрәш буенча атна саен уза торган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина республикада диспансеризация үтү өчен шартлар турында искә төшерде.
Елена Галимуллина аңлатуынча, диспансеризациягә кешеләр дәүләт хезмәтләре порталы, поликлиникалардагы инфоматлар һәм регистратура, дәвалаучы табиб, шулай ук страховка медицина компанияләре аша языла ала.
“План буенча диспансеризация 18дән алып 39 яшькәчә кешеләр өчен өч елга бер үткәрелә. 40 яшьтән өлкәнрәкләр мөмкинлекләре булган очракта аны ел саен үтә ала”, – дип ассызыклады министр урынбасары.
Брифинг барышында Елена Галимуллина коронавирус кичерүчеләр өчен тирәнәйтелгән диспансеризация хакындагы сорауга җавап бирде. Аның сүзләренчә, гомум кан анализында, сатурация һәм ЭКГ күрсәткечләрендә сәламәтлек буенча ниндидер тайпылышлар ачыкланса, тирәнәйтелгән диспансеризация үтү мөмкин. Тиешле тикшеренүләрне терапевт билгели.
Исегезгә төшерәбез, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров 28 февральдән диспансеризация һәм профилактик тикшерелүләрне тергезергә дигән йөкләмә бирде.
Чыганак: bashinform.ru