Сәламәтлек
28 февраль 2022, 08:21

Диспансеризацияләр тергезелә

Төбәк Башлыгы шулай дигән. 

rb-str.rurb-str.ru
Фото:rb-str.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм район җитәкчеләренә 28 февральдән  профилактик тикшеренүләрне һәм диспансеризацияне яңадан башлап җибәрергә йөкләмә бирде.

“Район башлыкларын бу мәсьәлә белән шәхсән шөгыльләнергә кушам. Чирләрне дәвалаганчы профилактикалау яхшырак”, – диде ул бүген хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә.

Хөкүмәт вице-премьеры – сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручанлык диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләрне тергезергә мөмкинлек бирә.

“Авыручанлык  һәм чирнең катлаулы узу очраклары  кимү сәбәпле ковид-госпитальләрдәге койка-урыннар санын азайтырга мөмкинлек бирә”, – диде Максим Забелин.

Төбәктәге коронавируска каршы көрәш штабы мәгълүматлары буенча, COVID-19 йоктыручыларның гомум саны 222 132  (тәүлек эчендә +3442 очрак) кешегә җитте.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас