Сәламәтлек
28 февраль 2022, 06:17

Баш миен ничек яшь сакларга?

Белгеч үз киңәшләрен әйтте. 

windowssearch-exp.comwindowssearch-exp.com
Фото:windowssearch-exp.com

“Нейроботикс” компаниясе генераль директоры, нейрофизиолог Владимир Конышев баш мие яшьлеген ничек сакларга икәнлеге хакында сөйләде.

Нейрофизиолог баш мие өчен төп файдалы гадәтләрне атады һәм спорт белән  менталь (интеллектка кагылышлы) тренировкалар аның яшьлеген саклый, ди.

“Баш миенең физик яшьлеге ул – яхшы йокы, төрләндерелгән туклану, организмның гомум сәламәтлеге, физик нагрузкалар”, – ди ул.

Эксперт шуны да өсти, менталь тренировкаларны даими һәм төрләндереп ясарга кирәк. Мисал өчен, кроссвордлар чишү һәм шахмат уйнау күнегелгән, кызык булмаган гадәти шөгыльләргә керә, чөнки анда бер үк нейроннар җәлеп ителгән. Баш мие үсеше өчен яңа тәҗрибә кирәк: сәяхәтләр, тематик мастер-класслар, яңа ризыклар һәм исләр, яңа кешеләр белән танышу, төрле стильдләрдәге музыка тыңлау һәм сурәт төшерү.

Конышев русиялеләрне телевизор карау, социаль челтәрләрдә утыру һәм виртуаль уеннар уйнау вакытын кыскартырга чакыра.

“Баш мие актив рәвештә бер файдасыз контент белән тутырылса, кеше үзе дә гадиләшә һәм тормыштан канәгатьлек хисе алмый. Һәр момент үзенчә уникаль, аны мөһим һәм күңелгә ятышлы итү безнең үзебездән тора”, – ди ул.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас