Сәламәтлек
23 февраль 2022, 12:43

Йөрәк сәламәт булсын өчен ниләр ашарга?

Белгеч киңәшләре. 

stihi.rustihi.ru
stihi.ru

Кайсыбер төр ризыкларны куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефен киметергә мөмкин.

Табиблар менюга күп яшелчә-җимешләр сайларга киңәш итә, аеруча яшел тәмләткечләргә игътибар бүлергә кирәклеген ассызыклап.

Шул ук вакытта яшелчә-җимешләрнең сутын сыкмыйча, аларны бөтен килеш яисә салатта ашау яхшырак, ди. Персик –  составында йөрәк-кан тамырлары системасы өчен туклыклы матдәләре иң күп  җимеш. Аннары рационга бөтен бөртекләрдән ясалган макароннар һәм ипи кертергә кирәк. Алар инсульт хәвефен, метаболик синдром һәм йөрәкнең ишемия авыруын киметәчәк.

“Фасоль, ясмык, нут файдалы, чөнки алар клетчаткага, аксымнарга бай һәм  бу ярмалар терлек аксымына  сәламәт алмаш була ала”, – диләр медиклар.

Майлы балыкларга һәм диңгез ризыкларына өстенлек бирү яхшы булыр. “Балык   башлыча составында омега-3  һәм кызыл иткә алмаш булганга күрә файдалы”, – ди белгечләр.

Медиклар сүзләренчә,  сөт ризыкларын да күздән ычкындырмаска кирәк. Артык майл булмаган яисә майсызландырылган йогыртлар ашау файдалы булыр. Аннары, диетологлар ешрак тавык итен әзерләргә куша, салатларга зәйтүн мае салу отышлырак, ди.

“Йөрәк өчен файдалы диетаның төп максаты –  аз булса да трансмайлар күләмен чикләү. Күбрәк сыек үсемлек майларын (зәйтүн, көнбагыш һәм җитен) кулланырга кирәк. Терлек һәм тропик үсемлек майларын (кокос һәм пальма)  мөмкин кадәр азрак кулланганда организмыбыз рәхмәт кенә әйтәчәк”, – диләр галимнәр.

 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас