

Шотландиянең Эдинбург университеты галимнәре парацетамолның үлемгә китерә алырдай хәвефен ачыклаган. Белгечләр мәгълүматлары буенча, бу препаратны озак вакыт дәвамында кабул иткәндә, югары кан басымлы пациентларда йөрәк авырулары барлыкка килү һәм инсульт ихтималы арта.
Экспериментта гипертониядән җәфа чиккән 110 ирекмән катнашкан. 2 атна дәвамында аларның бер өлеше парацетамол кабул иткән, икенче өлеше – плацебо (дару препаратларын тикшергәндә кулланылучы дәвалау сыйфатлары булмаган матдә). Ирекмәннәр дәвалауның ике төрен дә “сукыр” тәртиптә алган (ягъни нәрсә кулланганнарын белмәгән).
Тәҗрибәдә катнашучыларның өчтән ике өлеше шулай ук гипертониядән дарулар да эчкән. Нәтиҗәдә галимнәр экспериментта катнашучы ирекмәннәрнең кан басымы күтәрелүен ачыклаган.
Экспертлар фикеренчә, парацетамолны даими кулланганда йөрәк авырулары һәм инсульт хәвефе якынча 20 процентка арта. Тәҗрибәдә катнашучылар бу препаратны кабул итүдән туктагач, аларның кан басымы тикшеренү башындагы күрсәткечкә әйләнеп кайткан.
Чыганак: lenta.ru