

Еш кына кеше югары кан басымына дучар булуын белми. Әмма бу халәттә озак йөрү хәвефле. Бу проблеманы кызыл чөгендер суты хәл итә ала икән.
Кан басымы 140ка 90нан артып китсә, югары дип исәпләнә. Шулай ук 120гә 80 күрсәткеченнән югарырак пациентлар гипертониягә дучар булырга мөмкин. Әмма экспериментлар күрсәтүенчә, чөгендер суты бу халәтне нормага китерә ала.
Экспертлар үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә катнашучылар 4 атна дәвамында бу сутны эчкән. Бер тәүлек бу эчемлекне куллангач та, ирекмәннәрнең хәле яхшырган. Ахырда нитратлар ярдәмендә кан тамырларының кайсыбер функцияләре 20 процентка кадәр яхшыруы, ә артериаль катылыгы түбәнәюе ачыкланган.
Шуңа күрә, югары кан басымыннан җәфаланучылар, дәвалучы табибыгыздан бу ысул хакында тәфсилләбрәк сораша аласыз.
Чыганак: UfaTime.ru