

Статистика мәгълүматлары шаккатмалы саннар бирә: ел саен илебездә йөрәк-кан тамырлары чирләреннән бер миллион чамасы кеше (!) якты дөньядан китә.
Әгәр дә моны 100 мең халыкка бүлеп карасак, Русия буенча статистика аеруча аяусыз булып күренә – бу Европа илләре белән чагыштырганда – ике, планета буенча чагыштырганда бер ярымга диярлек күбрәк. Йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча статистика мәгълүматлары бар дөньяда зур борчылу тудыра: елына 17 миллион кеше шулар аркасында мәрхүм була. Бу исә, аз да түгел, күп тә түгел, барлык вафат булучыларның өчтән бере (!) дигән сүз!
Бар кешелеккә зур бәла белән янаучы йөрәк-кан тамырлары чирләре белән көрәшкә барлык дәүләтләр дә бихисап чаралар куллана, ләкин еш кына күп нәрсә... авыруның үзеннән тора, дип сискәндерә безне табиблар. Шулай булгач, бу тынгысыз заманда йөрәкләребезне, ягъни, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, дуслар. Моның өчен күп кирәкми бит: нервларны бетермәскә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә генә кирәк!
Фото: chekhovsc.ru