

Дөнья белән хисләр хакимлек итә диләр. Күпләр телефоннан
күзен алмый, кемдер компьютер уеннары белән мавыга, кемдер
көн-төн идән юа һәм чисталыкта яшим дип үзен интектерә, ә
кемдер яраткан артистының бер концертына да бармый кала
алмый. Әйдәгез әле, боларның кайсы очракларда – норма, ә
кайчан обсессив-компульсив таркалыш икәнлеген (ОКР) аерып
карыйк. Чөнки, әгәр проблемалар тирәнәйгән икән, табибка
күренергә кирәк булуы бар.
Мавыгу – яхшы нәрсә, ләкин...
Безнең барыбыз да гомер барышында нәрсә белән дә булса, нык
кына мавыгып ала. Мәсәлән, үсмерләр көн-төн яраткан җырларын
тыңлый яки популяр видеоблогерны карый, ә гаилә башлыклары,
җае чыккан саен, кармагын алып, күл буена ашыга.
Хатын-кыз исә савыт-сабаны туктаусыз төсе-зурлыгы буенча
урнаштырырга тырышып, аны урыннан-урынга күчерергә,
җыештырынырга яки тәмле ризыклар әзерләп, башында йөз төрле
уйны бер җепкә тезәргә тырышырга мөмкин. Моның өчен аны
ничек тиргисең, чөнки ул моны үзе шулай тели!
“Ныклы кызыксыну-мавыгулар һәрвакытта да начар нәрсә дигән
сүз түгел. Чөнки алар, әгәр кешегә канәгатьлек китерсә, борчылыр
урын юк”,- ди бу уңайдан клиник психолог һәм борчулы
таркалышка ия кешеләрне дәвалау буенча махсус үзәк төзегән
Дженни Йип.- Хәтта җанга тынгы бирмәгән идеяләр дә(мәсәлән,
эштә яки шәхси тормыштагылар), берникадәр борчылу тудырсалар
да медицина проблемасына әверелмәскә мөмкин.
Борчылу приступын булдырмау өчен берничә гади күнегү
эшләү дә ярдәм итә:
*Бер кулыгызны корсакка, ә икенчесен күкрәккә куеп, тирән
сулыш алыгыз һәм аны әкрен генә, унга кадәр санап, чыгарыгыз;
*тирән сулыш алыгыз, аннан шуны тыныч кына чыгарыгыз.
Сулышны чыгару 1,5-2 тапкырга озынрак булырга тиеш;
*берничә тапкыр рәттән борын аша кыска һәм кискен сулыш
алыгыз, аннан әкрен һәм тыныч кына авыз аша чыгарыгыз.
Сулыш алу күнекмәләрен башкарган вакытта тулысынча техникага
игътибарлы булыгыз. Бу сезне үзегезгә тынгы бирмәгән борчулы
уйлардан, хий-тойгылардан арындырыр.
(Дәвамы бар).
Фото: outfund.ru