Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 гыйнвар 2022, 19:56

ФАПлар эшләргә тиеш

Бер ай эчендә белгечләр табарга тмешләр.

ФАПлар эшләргә тиеш
ФАПлар эшләргә тиеш

Бер ай эчендә белгечләр табарга тиешләр.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимы недавно үткәргән «Сәламәтлек сәгате» форматындагы киңәшмәдә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Максим Забелин хәбәр иткәнчә, 2021 елдан башлап муниципалитетларда бу программа буенча фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАПларны) алмаштыру, ремонтлау һәм төзү эшләре алып барыла. Башкортстан территориясендә барлыгы 2,1 мең ФАП эшли. Узган ел төбәктә 73 модульле ФАП булдырылган һәм сигез капиталь пункт төзелгән.

2022 елга планда 44 модульле ФАП төзү эше тора. Моннан тыш, 2021 елда 24 медицина учреждениесендә капиталь ремонт уздырылган һәм ике яңа объект – Чакмагыш район үзәгендә поликлиника, шулай ук Бөредә балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиника төзелгән. Аларны 2022 елның март-апрель айларында файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Төбәк медицина учреждениеләрен заманча техника белән тәэмин итү өчен 2021 елда 2,5 мең берәмлектән артык диагностика һәм дәвалау җиһазлары сатып алынган. 2022 елда тагын 1,5 мең төрле комплекс һәм аппарат аласы бар. Беренчел звеноны модернизацияләү кысаларында 77 автомобиль алынган. Ә 2022 елга 85 махсус машина алуга килешү төзелгән.

*** Республика Башлыгы  2019-2020 елларда кулланылышка кертелгән  ФАПларның эшчәнлеге буенча да сүз кузгатты.  Радий Хәбиров кушуы буенча аны Башкортстан Башлыгының Контроль идарәлеге уздырды. 151 ФАПның 19-ы фельдшерлар булмау сәбәпле,  эшләми булып чыкты.

Радий Хаәбиров район хакимиятләренә ай дәвамында ФАПларда өзлексез эшләрлек  фельдшерларны табарга кушты.

– Бу ситуация дөрес түгел.  Яңа пунктларны төзү генә түгел, белемле кадрлар белән тәэмин итәргә дә кирәк. Бер айдан без бу объектларны һәм халыкны кабул итү графигын тикшерәчәкбез,- диде Радий Хабәиров. Төбәк Башлыгы  Башкортстан Хөкүмәтенә авылга эшкә кайтучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә ярдәм чараларын карарга кушты.   Бу мәсьәлә якын арада "Сәламәтлек сәгате"ндә кабат тикшереләчәк. – Иң мөһим бурыч – республика халкы үзләре мохтаҗ булган ярдәмне алырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.

Арытаба  вице-премьер –Сәламәтлек саклау  министры Максим Забелин яңа төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк медицина учреждениеләре турында сөйләде.

«Сәламәтлек сәгатендә» катнашучылар Республика балалар клиник больницасында  килеп туган хәл буенча да сөйләште. Төбәк Башлыгы: "Принцип бик гади-бер генә кисәтү була. Әгәр мондый хәл элек тә булгалаган булса, андый компания белән башкача эшләмибез, - диде. - Социаль туклану өлкәсендә эшләүче бөтен эшкуарлар да моны аңларга тиеш".

ФАПлар эшләргә тиеш
ФАПлар эшләргә тиеш
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: