- Мәсәлән, бездәге кышкы һаваның файдасы диңгез һавасыннан бер дә калышмаганлыгын белә идегезме? Галимнәр фикеренчә, салкын һаваны сулау – шулай ук файдалы. Кышкы һавада кислород җәйгегә караганда 30% ка күбрәк. Шулай ук карлы мизгелдә һава тузаннан һәм зарарлы кисәкчәләрдән чистара.
- Зифа буй-сын. Эш физик активлыкта гына түгел. Салкын үзенә күрә майны эретүче буларак эшли. Чөнки кыш көне җылыны тоту өчен организмга энергия күбрәк кирәк, ә аны ул безнең май запасларыннан ала. Кышын саф һавада йөгерү җәйгегә караганда фигура өчен күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкында 15 минут күнегүләр ясау, җәйге бер сәгатьлек күнегүләргә бәрабәр.
- Матурлык. Кыш көне тышта йөргәннән соң битләр матур итеп алсулана әйме? Чөнки салкында кан әйләнеше яхшыра, метаболизм тизәя, организмда бәхет гормоны серотонин һәм эндорфиннар бүленә. Нәтиҗәдә болар тирегә уңай йогынты ясый.
- Иммунитет ныгый. Чөнки салкын вакытта иммунитет активрак эшли икән. Бу инфекцияләргә каршы тору мөмкинлеген арттыра. Әлбәттә, грипп, ОРВИ кебек инфекцияләр суыкларда активлаша. Алардан саклану өчен өшемәскә һәм халык тупланган урыннарда маска кияргә кирәк.
- Сәламәт йокы. Җәй кояш иртә калку сәбәпле, уянырга 2-3 сәгать кала аның нурлары күзләргә турыдан-туры төшә һәм йокы яхшы булмый. Караңгыда һәм салкынча һавада йоклау рәхәтрәк. Кыш көне кояш күпкә соңрак калка, шуңа йокы да сыйфатлырак була.
- Тынычлык. Ак төс – бик яхшы тынычландыручы. Ул агрессияне киметергә сәләтле.
- Баш миенең активлыгы. Салкын һава күңелне күтәрә, дәртләндерә – бу факт. Фәнни раслаган: салкынча бинада эшләүче кешеләр, җылыда утыручыларга караганда, алларына куелган бурычларны яхшырак үти.
- Аллергия булмау. Күп кенә аллергиклар бу вакытта тыныч сулыйлар, чөнки һавада аллергеннар юк: тузан дә, үләннәр дә, чәчәкләр дә.
- Кышкы тылсым. Санап үткән үзенчәлекләрдән тыш, кыш – ул тылсымлы атмосферасы булган, безнең психик халәткә иң яхшы тәэсир иткән ел фасылы. Эш тирә-юньдәге ак төстәге тынычлыкта да, табигатьнең матурлыгында да, аяк астында карның шыгыр-шыгыр килүендә дә...
Шуңа күрә, дуслар, кыш тизрәк үтсен дип теләргә ашыкмагыз, елның бу фасылы белән мөмкин кадәр күбрәк ләззәтләнеп калырга тырышыгыз.
Фото чыганагы: catherineasquithgallery.com