Сәламәтлек
27 гыйнвар 2022, 09:35

Салкыннан курыкмыйбыз

Саф һавада күнегүләр ясарга яратасызмы? Кышкы салкыннар куркытмасын, рәхәтләнеп шөгыльләнегез.

Салкыннан курыкмыйбызСалкыннан курыкмыйбыз
Салкыннан курыкмыйбыз

*Кыш көне тренировкадан соң җылынырга мөмкин булган урын янында шөгыльләнү яхшырак. Салкыннарда физик активлыкны туктатырга ярамый. Мәсәлән, әгәр турникларда шөгыльләнәсез икән, күнегүләр арасында ял иткәндә эскәмиягә утырмагыз, бер урында да басып тормагыз. Йөрегез, аяк-кулларыгызны селкетегез. Йөгергәндә, йортка кадәр соңгы 100 метр араны тиз адым белән үтегез, әгъзаларны язылдыру өчен салмак кына разминка ясагыз.

*Кыш көне спорт белән шөгыльләнү өчен кием сайлаганда төп принцип – күп катламлылык. Киемнең беренче катламы тирне чыгарырга тиеш. Бу синтетик майка яки термобелье булырга мөмкин. Икенче катлам җылытырга тиеш. Флис кофта яки свитер кияргә киңәш итәләр. Өченче катлам кием җил һәм явым-төшемнәрдән сакларга тиеш. Бернинди киҗе-мамык кием, толып һәм тун кияргә ярамый.

Кышкы тренировкалар өчен кроссовкаларның бозлавыкта таймый торганын сайларга кирәк. Махсус шиплы накладкалар кулланырга мөмкин. Гетры яки җылы носкилар киегез. Башны, муенны һәм кулларны өшетмәс өчен башлык, шарф (яки бафф) һәм перчаткалар кияргә онытмагыз.

*Разминканы яратмасагыз да, кышкы тренировка алдыннан ул мәҗбүри: шулай сез буыннарыгызны өшүдән саклаячаксыз.

*Һаваны борын белән сулау яхшырак. Ә, мәсәлән, көчле салкын булганда борын белән сулыш алып булмый башлаган чакта авыз белән сулыш алганда телне бераз өскә күтәреп (авыз чак кына ачылган булсын) яки иреннәрне түгәрәкләп суларга мөмкин. Сулый торган һава сулыш юлларына җиткәнче җылынып өлгерсен өчен эшләнә шулай. Көчле салкында борынны шарф яки бафф белән капларга яки балаклава кияргә була. Салмак кына суларга тырышырга кирәк, тирән сулыш алмагыз. Салкын җил каршыга булганда башыгызны читкә борып сулагыз, я йөзегезне уч белән каплап.

*Кышын урамда спорт белән шөгыльләнгәндә организм җәйгегә караганда күбрәк су югалта, шуңа күрә күнегүләрнең сыйфатын саклау өчен сыеклыкны тулыландыру бик мөһим. Шуңа термос белән җылы су алырга онытмагыз.

 

Фото чыганагы: pbs.twimg.com

Кышның файдасы
Кышның файдасы
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас