Сәламәтлек
27 гыйнвар 2022, 14:16

Диспансеризация туктатылды

Медицина тикшерүен вакытлыча туктату буенча карар кабул ителде.

Диспансеризация туктатылдыДиспансеризация туктатылды
Диспансеризация туктатылды

Башкортстан территориясендә, гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләренең территориаль программаларын тормышка ашыруда катнашучы медицина оешмаларында өлкәннәрнең кайбер төркемнәренең профилактик медицина тикшерүләре вакытлыча туктатылды.

Бу чараларны үткәрү Республика Хөкүмәтенең махсус боерыгына кадәр туктатыла.

“Без амбулаториядә йөкнең сизелерлек артуын күрәбез, соңгы атнада мөрәҗәгать итүчеләр саны 1,5 тапкырга артты. Шуңа бәйле рәвештә, без халыкның медицина тикшерүен вакытлыча туктатырга тәкъдим итәбез. Бу ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм амбулаториядә пациентларны кабул итүне арттыру өчен эшләнә”, - диде Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе барышында.

Бүгенге көнгә поликлиникаларда вакцинацияләү пунктлары элеккеге кебек 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Уфада COVID-19 га каршы прививка эшләүнең өч күчмә пункты эшли: “Торатау” Конгресс залында, “ПЛАНЕТА” сәүдә үзәгендә, "Лайфстайл” Башкортстан үзәге " сәүдә узәгендә, көн саен 13:00 тән 19.00 сәгатькә кадәр.

Чыганак: bashkortostan.ru

Фото: bashkortostan.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас