Сәламәтлек
26 гыйнвар 2022, 06:10

Мәктәп укучыларына сертификат бирәчәкләр

Прививка эшләтергә теләүчеләр булырмы?

Мәктәп укучыларына сертификат бирәчәкләрМәктәп укучыларына сертификат бирәчәкләр
Мәктәп укучыларына сертификат бирәчәкләр

Башкортстанда  COVID-19дан прививка ясаткан  мәктәп укучыларына вакцинация үтүләре турында сертификат бирәчәкләр.  “Спутник М” вакцинасын 12 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга эшләтергә мөмкин.

   Аңлатуларынча, соңрак, вакцина күбрәк кайтарыла башлагач һәм прививка эшләтергә теләүчеләр саны арткач, аны мәктәпләрдә һәм прививка ясату буенча мобиль пунктларда да эшләтергә мөмкин булачак.

   Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Забелин әйтүенчә, республика 6-11 яшьлек балалар өчен тәгаенләнгән вакцина  кайтарылганны көтә.

Фото: yandex.ru

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас