Башкортстан ковид турында онытты дип әйтергә һаман да иртәрәк әле. Дәваханәләргә һаман да яңадан-яңа чирлеләр килә тора, терелеп аякка басканнар – бу зәхмәтне җиңгәннәр – гаиләләренә кайта. 23 гыйнварга ковид буенча нинди саннар китерергә була?
- Ковид эләктерүнең яңа очраклары – 339 кешедә.
- Стационарларда 178 кеше дәвалана, шуларның 48е авыр хәлдә, ИВЛда – 1 кеше.
- 4 255 кеше амбулатор дәвалауда.
- Тәүлегенә 248 кеше дәваханәдән чыгарылган.
- СOVID-19дан 11 үлем очрагы теркәлгән.
- Барлыгы үлүчеләр саны – 4 641 кеше.
- Тәүлегенә үпкә ялкынсынуы белән 31 кеше чирләгән.
- Шул ук диагноз белән 82 кеше дәваханәдән чыгарылган.
- Республикага барлыгы 2 914 858 доза вакцина кайтарылган.