Сәламәтлек
21 гыйнвар 2022, 06:30

"Ковидтан соңгы синдром"

Терелгәч, диспансеризация үтәргә онытмагыз!

"Ковидтан соңгы синдром""Ковидтан соңгы синдром"
"Ковидтан соңгы синдром"

Яңа коронавирус инфекциясе яшәү рәвешебезгә ныклы үзгәрешләр кертте. Битлек режимы, антисептиклар куллану, кулларны юу, социаль дистанция һәм вакцинация – кисәтү  чараларының барысы да COVID-19га каршы көрәшкә юнәлдерелде. Әмма бүген коронавирус нәтиҗәләре беренче планга чыкты, ул «ковидтан соңгы синдром» дип атала.

    2021 елның 1 июленнән Русия территориясендә тирәнтен диспансерлаштыру башланды. Ул профилактик медицина тикшерүенә өстәмә рәвештә үткәрелә яки коронавирусны үткәргәннәрдә чирләрнең куркыныч билгеләрен  ачыклау өчен диспансеризация була.

    Тирәнтен диспансерлаштыруның беренче этабына канның гомуми клиник анализы, канның биохимик анализы, пациентны карау һәм анкета тутыру керә.  Бу табибка кешенең сәламәтлеге  турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Үзенчәлекле симптомнар булганда пациентлар махсус тикшеренүләр уза. Әйтик, тын кысылуны спирометрия үткәреп билгелиләр.

    Пациентның күкрәкләрендә авыртыну һәм тахикардия булганда (йөрәк кыскарту ешлыгын арттыру), аңа 6 минут дәвамында йөрүне үз эченә алган тест һәм спирометрия билгелиләр.

   Ютәл булганда, сатурация һәм күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясе үткәрелә.

    Диспансерлаштыруның икенче этабы күрсәткечләр буенча үткәрелә һәм үз эченә күкрәк читлеге органнарының компьютер томографиясен һәм эхокардиографияне ала. 

    Тирәнтен диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча табиб пациентка сәламәтлек группасын билгели, кирәк булганда диспансер күзәтүенә һәм реабилитациягә җибәрә.

      Тирәнтен диспансерлаштыруны 18 яшьтән башлап, коронавирус кичергән кешеләр үтә.  

      Тирәнтен диспансерлаштыруга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, шулай ук беркетелгән урын буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

Алиса Мамаева,

 Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш  табибы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас