

Табигать безне тотрыксыз һава торышы белән шаккаттырып кына тора: я күпләп кар явып китә, я бозлавык булып, тагын да бераздан аяк асты юешләнә.
"Кышкы" статистика буенча, кардан һәм боздан чистартылмаган юллар, тротуарлар төрле имгәнүләргә китерә: урамда бозлавыкка эләгеп, егылып, җәрәһәтләр алу саны кышкы вакытта җәй белән чагыштырганда 2-3 тапкыр артыграк. Травмпунктларга күпләп мөрәҗәгать итүләр дә нәкъ бозлавык вакытында теркәлә.
Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр таеп егылып, аяк-куллары сынуга дучар була, чөнки өлкәнәя килә кешенең скелеты да үзгәрә, “йомшара”. Хәтта кечкенә генә бәрелү дә аяк-куллар, кабыргалар, умыртка, янбаш сөяге сыну белән тәмамланырга мөмкин. Бу сынуларның 95% очрагы хатын-кызларда күзәтелә.
Шулай да, таеп егылып, имгәнү алгансыз икән, травматология пунктына яки кичектергесез медицина ярдәме пунктына мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз.
Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.